Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы бәйге игълан итә

“Әлки хәбәрләре” газетасы мәктәп укучылары арасында “Туган авылымны яратам” дигән темага инша (эссе) бәйгесе игълан итә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Укучыларның остазлары (педагоглар, ата-аналар, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре) шулай ук билгеләп үтеләчәк. Язма эшнең кураторын да күрсәтү зарур. Язманың күләме компьютерда 14ле шрифт белән басылган А4 зурлыгындагы бер биттән артмаска тиеш. Аңлаешлы почерк белән кулдан язылган иншаларны да юлларга була.

Яшь әлкилеләрдән иҗади эшләр көтәбез. Иң яхшы эсселар газетада басылачак. Иншаларны, төгәл мәгълүматларыгызны күрсәтеп, редакциянең электрон адресына (alkred1604@mail.ru) юлларга була. Конкурсны үткәрү вакыты 29 марттан 30 апрельгә кадәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев