Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакторы урынбасары Лия Мәрдегалләмова республика бәйгесендә җиңү яулады

​​​​​​​Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе үткәргән, җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң әйбәт яктыртуга багышланган журналистлар конкурсында “Әлки хәбәрләре” газетасының баш редакторы урынбасары Лия Мәрдегалләмова җиңү яулады.

 

20 апрельдә Казанда узган тантанада  ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин аңа диплом һәм акчалата бүләк тапшырды.

Лия Мәрдегалләмовага муниципаль берәмлекләр тормышы яхшы таныш. Ул шактый еллар муниципаль район советының оештыру бүлеге белән җитәкчелек итте. Район газетасында дөнья күргән авыл җирлекләре, советлар тормышы турындагы мәкаләләрен  конкурс жюрие шулай  югары бәяләгән.

Каләмдәшебезне котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев