Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" газетасын көтеп алабыз

 Быелның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара.

 

 Ә сез “Әлки хәбәрләре”нә язылдыгызмы әле? Газетада сезне нәрсә җәлеп итә? Нинди темаларның тулырак яктыртылуын теләр идегез?

 

Сәвия Нуруллина, пенсионер, Базарлы Матак:

–Район газетасын бала вакыттан бирле укыйм инде. Шуңа күрә аны гомерлек юлда­шым дип әйтә алам. Әти-әнием “Коммунизм юлы”на һәрвакыт язылдылар. Элек күбрәк терлекчелек тармагында эшләүчеләр – сыер савучылар, бозау караучылар турында язалар иде. Ирем дә, үзем дә районда булган вакый­галарны кызыксынып, яратып укыйбыз. Әле менә районыбызда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов булып киткән. Бу бит район өчен зур дәрәҗә. Әлеге яңалыкны да газетадан укып белдек. Андагы котлауларны, белдерүләрне, шигырьләрне дә яратып, кызыксынып укый­быз. Район газетасына киләсе яртыеллык өчен язылдык инде, алдагы елларда да язылырбыз дип торам. Газета һәрчак шулай кызыклы чык­сын, безнең аерылгысыз дустыбыз булып кал­сын.

 

Татьяна Муллина, Иске Хурада авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре:

–Район газетасы иң кирәкле мәгълүмат чараларының берсе бит. Аңа язылмыйча бул­мый. Сез бит район тормышын яктыртып, авыллардагы яңалык-хәбәрләрне без укучы­ларыгызга җиткереп торасыз. Безнең гаилә “Әлки хәбәрләре”нә һәрчак языла. Мин үзем газетаны дүртенче битеннән укый башлыйм. Андагы белдерүләр, котлаулар белән таны­шам. Аннан соң район хәбәрләрен укып беләм. 83 яшьлек каенанам да газетаны түземсезлек белән көтеп ала. Башыннан ахырынача, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга. Мин эштән кайткач, газетадагы бөтен яңалыкны миңа түкми-чәчми сөйләп бирә. Матбугатка язылу кампаниясе башлануга газетага язылып куйдым. Халык белән эшләгәч, аларның да теләген җиткерәсем килә. Чуаш авыллары тор­мышы, аларның эшчән, уңган-булган уллары, кызлары хакында күбрәк язмалар күрәсе килә газета битләрендә.

 

Марат Хөснетдинов, ДОСААФ Әлки җирле оешмасы җитәкчесе:

–“Әлки хәбәрләре” газетасын бик күптәннән алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Эшкә дә яздырып алам, бер санын да калдыр­мый укып барам. Мине районда булган вакый­галар, бездә туып-үскән күренекле шәхесләр, авылларыбыз тормышы турында мәкаләләр кызыксындыра. Спорт темасына кагылышлы хәбәрләрне дә яратып, бирелеп укыйм. Газета­да басылган һәр мәгълүмат, реклама, котлау­ларны да халыкка кирәк дип саныйм. Шуңадыр да район газетасы безнең гаилә өчен аерылгы­сыз дус, дип әйтә алам. Газета бай эчтәлекле, дизайны, версткасы матур. Һәр мәкалә фоторәсем белән чыкса, газетаның йөзе тагын да күркәмрәк булыр иде. Сезгә иҗади уңышлар телим. Каләмегез үткен булсын.

 

Гөлсинә Гәрәева, С.Лисенков исемендәге му­зей хезмәткәре:

–Район газетасын 1988 елдан бирле ал­дырабыз. Газетадан бер дә аерылганым юк, аны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз. Ирем авыл хуҗалыгына кагылышлы язмалар­ны ярата, ә үзем район тарихы турындагы мәгълүматларны кызыксынып укыйм. Газе­таны хезмәт урыныбызда да алдырабыз. Ба­лалар шәһәрдән ялга кайткач та тизрәк район газетасын кулларына алалар. Әле үзем сана­торийда ял итәм. Мин кайтканчы бер кочак “Әлки хәбәрләре” җыелган була. Бөтен район яңалыкларын шуннан укып танышырмын дип торам. Газетага киләсе яртыеллыкка язылып куйдык инде. Теләгем шул, газетада алга таба гаилә, әхлак темалары киңрәк яктыртылса иде.

 

Гөлсинә Шәйхетдинова сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев