Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасына киләсе яртыеллык өчен 2658 кеше язылган

Киләсе елның беренче яртысына “Әлки хәбәрләре” газетасына 2658 кеше язылган.

Үргәгар авылында һәр гаилә диярлек район газетасына язылып өлгергән инде. Матбугатка язылуның уңышлы баруында почта хезмәткәрләренең дә роле зур. Иске Алпарда  шулай ук һәр хуҗалык диярлек киләсе яртыеллыкта “Әлки хәбәрләре”н алачак. Карга, Чуаш Борнае, Иске Чаллы, Иске Салман, Иске Камка, Түбән Кәчи, Ташбилге, Яңа Салман, Кошки авылларында да газета-журналларга язылу яхшы оештырылган. Ә менә Әхмәт, Борискино, Иске Матак авылларында подписка шактый сүлпән бара.

Район газетасы редакциясе “Әлки хәбәрләре”нә яздыруны яхшы оештырган почта хезмәткәрләрен һәр юлы бүләкләп килә. Бу подписка нәтиҗәләре буенча да почта уңганнарының хезмәте истәлекле призлар белән билгеләп үтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев