Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" газетасына язылдыгызмы әле?

Район газетасы килүгә кулыбызга алабыз аны

Роза Сардулова, пенсионер, Иске Тахталы:

–Үземне хәтерли башлаганнан бирле гаиләбезнең район газетасына язылганын беләм. Ирем Геннадий Иванович белән үзебез генә яшибез, балалар, яңа өйләр салып, аерылып чыктылар. “Әлки хәбәрләре”ннән башка бүтән газета алмыйбыз, чөнки бәяләре кыйбат. Шуңа күрә район газетасын һәрберебез тизрәк укырга тырыша. Почта тартмасыннан кем беренче ала, шул укый башлый. Мин “Тахтала” совхозында 31 ел савымчы булып эшләдем, шуңадырмы, авыл хезмәтчәннәре, бигрәк тә авылдашларым турында язганны укырга яратам.  Почтаны да, пенсияне дә хат ташучыбыз Николай Иванович Смирнов гел вакытында китерә. Ул гәзиткә дә яздыра, моның өчен бик рәхмәтле. Николай үз эшенә җаваплы карый торган кеше.


Фәүзия Зәйдуллина, район хастаханәсе санитары:

–“Әлки хәбәрләре”ннән бер дә аерылганыбыз юк. Үзем күп еллар инде хастаханәдә эшлим, ирем элеваторда хезмәт куя. Район газетасы килүгә кулыбызга алабыз аны. Кем беренче ала, шул укый. Газетада нәрсә бар, барысын да ошатабыз. Мин котлаулар, белдерүләр басылган биттән башлап укыйм аны. 
Пациентларыбыз безгә рәхмәт әйтеп газетага язып чыкса, күңелгә рәхәт. Гади хезмәт кешеләре турындагы мәкаләләрне яратып укыйм. Стационарда кайчандыр ятып чыккан кешеләрне таныйм, сәламәтлекләре яхшы икәнне белеп сөенәм. 
Лия Мәрдегалләмова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев