Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” хезмәткәрләре “Татмедиа” АҖ оештырган семинарда булды

Үткән атнада редакциябез хезмәткәрләре Лия Мәрдегалләмова һәм Елена Королева “Татмедиа” АҖ оештырган семинарда булып кайттылар.

  Теоретик белемнәр алганнан соң безнең белгечләр интернет-журналистикада үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын сынап карадылар, әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр.

Кама аръягы районнары массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов очрашты. Журналистлар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Газетабызның редактор урынбасары Лия Мәрдегалләмованы чишмәләр мәсьәләсе кызыксындырды.

–Сездә чишмәләр күп, барысы да караулы, матур, күбесе төрле сыннар, әкият каһарманнары белән бизәлгән. Янәшәдә генә суның составы турындагы элмә такталар да бар. Бу чишмәләрне кемнәр карап тора соң?–дип яңгырады аның соравы.

–Элек барлык чишмәләр дә диярлек нефтьчеләр карамагында иде. Хәзер һәр чыганак аерым оешмага беркетелде, алар аның төзеклеге өчен җавап бирә. Билгеле, аларны авыл җирлекләре башкарма комитетлары, битараф булмаган кешеләр дә чистарта-карый,–дип җавап бирде Лениногорск районы башлыгы.

Безнең районда таулы урыннардагы кебек зур инешләр юк. Әмма һәр чишмәнең үз “җаваплысы”. Болар нигездә районыбызда үскән якташлар. Әлки районы якташлык җәмгыяте тырышлыгы белән соңгы елларда дистәләрчә ташландык чишмәләр төзекләндерелде, тәртипкә китерелде. Алар ерактан ук матурлыклары белән сокландырып, үзләренә җәлеп итеп торалар. Чишмәләр бит – чиста һәм сихәтле су гына түгел, алар үзенә күрә безнең милли мәдәниятебез символы да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев