Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

.

Бүген “Әлки хәбәрләре” редакциясе үзенең элеккеге хезмәткәрләрен Өлкәннәр бәйрәме белән тәбрикләде. Иртәдән үк күптән түгел “Татмедиа” биргән логотиплы яңа машинабызга күчтәнәчләр төядек тә, юлга кузгалдык. Иң беренче эш итеп гомерләрен редакциядә эшләп уздырган Рәшит абый һәм Гөлсем Хәбибуллиннарга бардык. Рәшит Хәсәнович иртәдән йорт эшләре белән мәшгуль иде. Аның әллә аягы, әллә кулы җиңел булды, шуннан соң кайсы гына йортка барып кермик, безне бик ачык каршы алдылар, рәхмәт әйтеп калдылар. Хезмәттәшләребез Таһир абый Галиуллин, Кадрия Төхвәтуллина, Марат абый Хәмитов өйдә иделәр, алар белән рәхәтләнеп сөйләштек, хәл белештек. Ә Гөлсинә Вәлиева, Флера апа Мәҗитова, Мәдинә апа Гыйльметдинова төрле эш-йомыш белән кайсы-кая киткән икән. Бусына да сөендек, алар һаман тынгысыз, башкаларны кайгыртып яшиләр.

Редакциянең башка оешмаларда эшләгән, читтән кайтып урнашкан өлкән дуслары да бар бит. Аларда да булдык. Зинаида һәм Джора Мамедкулиевлар 80 яшькә җиткән икән, әмма аларга һич бу яшьне бирмәссең – әлегәчә активлар, йорт-бакчалары да тәртипкә китерелгән. Зөлфия апа Яруллина ел саен чип-чиста ишегаллары белән каршылый. Фәния Салалова да безгә матур теләкләр теләп калды...

Шулай итеп быел да ветераннарыбыз белән очраштык, үзебез дә сөендек, аларны да, шөкер, сөендерә алдык бугай.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев