Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”нең актив хәбәрчесе Шәһидә апа Мөхәммәтҗанова вафат булды

Татар Борнае авылында яшәгән ветеран укытучы, газетабызның актив хәбәрчесе Шәһидә апа Мөхәммәтҗанова арабыздан китте.

Шәһидә апа педучилище тәмамлап 1946 елда Татар Борнае мәктәбенә укытырга килә. Ул 42 ел шушы мәктәптә балаларга белем бирә. “Эшемне бик яраттым. Алты бала үстереп, күбесендә декрет ялына да чыкмый эшләдем”, – дип сөйли иде ветеран педагог. Ул Россиянең халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булган,һәрдаим авыл тормышы турында кайгыртып яшәгән кеше. Гомер буе газетабызга мәкаләләр язып торды, бернәрсәгә битараф булмады, актив тормыш белән яшәде. Ул – батыр ана. Сугыштан яраланып кайткан ире яшьли югалтып, үзенең алты баласын тәрбияләп үстерде. Килене авыр чирдән вафат булгач, дүрт оныгын аякка бастыруда бик булышты.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X