Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки командасы – республика бәйгесе җиңүчесе

14 октябрьдә "Алинә" универсаль спорт залында 2004-2006 елларда туган кызлар-малайлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды.

Ярышларга билбау көрәше үсештә булган биш районнан яшь спортчылар килгән иде. Егетләр -11 төр, ә кызлар 8 төр авырлык үлчәмендә көч сынаштылар.

Районыбызның яшь көрәшчеләре Альберт Рәхмәтуллин (32 кг.), Алексей Васильев (48 кг.), Ранил Саттаров (60 кг.), Фәнзил Хәмидуллин (65 кг.) беренче урыннарны яуладылар. Ә кызларыбыз, бары ике үлчәмдә Алексеевск көрәшчеләрен алга уздырып, калганнарында үзләре батыр калдылар. Болар - Елизавета Трофимова, Диләрә Шакирова, Аэлита Дормидонтова, Лиана Бәширова, Әдилә Яруллина, Гөлзар Талалаева. Җиңүчеләрнең теренерлары - Илдар Әхмәров, Алмаз Абдуллин, Рәмзис Сәлахов, Фирияз Кәшапов.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев