Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки комплекслары эше белән республиканың Баш ветеринары танышты

Районда республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов булып китте.

Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Баш ветеринария табибы “Кызыл Шәрык” агрохолдингының Карга сөтчелек комплексы эше белән якыннан танышты. Ул биредә яшь терлекләрнең сакланышы, аларны тәрбияләү шартлары белән кызыксынды, сөт җитештерүне арттыру буенча киңәшләрен бирде.

Алмаз Хисаметдиновны Чуаш Кичүе, Юхмачы, Хузангай терлекчелек комплексларында эшләрнең барышы белән дә таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев