Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки көрәшчеләре – республика беренчелеге җиңүчеләре

Билбау көрәше буенча Черкесск шәһәрендә узган Россия беренчелегендә районыбызның яшь көрәшчеләре призлы урыннар яуладылар.

Карачаево-Черкесск республикасы башкаласында 1998-2000 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Анда илнең төрле төбәкләреннән 250 яшь спортчы көч сынашты. Безнең егетләр-кызлар да уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матактан Фаил Сәгыйров үз авырлыгында - икенче, спорт мастеры Регина Нурутдинова, Иске Тахталыдан Вероника Хәйруллина һәм Ксения Хәйруллина өченче урыннарны алдылар. Россия күләмендә зур җиңүгә ирешкәннәре өчен алар бер ел дәвамында махсус акчалата стипендия алып торачаклар.

Базарлы Матак егете Руслан Нуретдинов бәйгедә -дүртенче, Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин бишенче урыннарга чыктылар. Спортчыларыбызны ярышларга тренерлар Рәмис Вафин, Рәмзис Сәлахов, Илдар Әхмәров әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев