Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки көрәшчеләре – республика җиңүчеләре

Билбау көрәше буенча республика турнирында Әлки командасы спортчылары барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар.

Ярышлар 2003 елда туганнар һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр арасында узды. Анда тренерлар Илдар Әхмәров һәм Алмаз Абдуллин кул астында шөгыльләнүче үсмерләребез катнашты. Нәтиҗәдә 12 яшь көрәшчебез призлы урыннар алды.

Билбау көрәшендә призлы урыннар яулаучылар:

Базарлы Матактан Илзат Әхмәров, Илназ Хәмидуллин, Илданис Вахитов, Сергей Талалаев, Чуаш Кичүеннән Алена Дормидонтова, Ташбилгедән Илсаф Фәхретдинов үз үлчәмнәрендә икенче урыннарны, Базарлы Матактан Илшат Хәйруллин, Булат Сәмигуллин, Диләрә Шакирова, Каргадан Илсаф Хәсәнҗанов, Радмир Шәйхетдинов өченче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев