Әлки көрәшчеләре Россия беренчелегендә зур җиңүгә иреште
Пермь краеның Чернушка шәһәрендә 2001-2003 елларда туган үсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә әлкилеләр зур җиңүләр яуладылар.
Әлеге илкүләм бәйгедә Татарстан командасы составында безнең районнан да берничә егет һәм кыз катнашу хокукына ия булган иде. Алар ышанычны акларлык итеп, батырларча көрәштеләр. Нәтиҗәдә Хлебодаровка авылыннан Николай Захаров - беренче, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин икенче урыннарны алдылар. Алпардан Данил Зәйнуллин өченче призлы урынга лаек булды. Егетләребезне (юноши) тренерлар Илмир Хәйруллин һәм Илдар Әхмәров билбау көрәше күнекмәләренә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев