Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Анастасия Родионова “Чуаш гүзәле-2021” республика бәйгесендә “Иң зирәк кыз” титулына ия булды

​​​​​​​Борискино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анастасия Родионова “Чуаш гүзәле” республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады.

Настя әлеге бәйгенең район этабында җиңү яулаган иде. Ул уку отличнигы, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаша, берничә тапкыр районның чаңгы ярышларында җиңү яулаган, волейбол белән мавыга. 

Республиканың иң гүзәл чуаш кызы исемен 12 конкурсант дәгъвалады. Алар биш сынауда ярышты. Безнең Настя үзе гитарада уйнап туган телендә  җыр башкарды, интеллектуаль уенда уңышлы чыгыш ясады. Милли ризык бәйгесенә ул баланлы чөгендер бәлеше әзерләп барган иде.

Барлык биремнәрне уңышлы үтәп, Настя “Иң зирәк чуаш кызы” исеменә ия булды. “Чуаш гүзәле-2021” титулы Чүпрәле районыннан Алия Карусевага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев