Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Гөлназ Сәгыйрова “Абилимпикс” милли чемпионатында “алтын” җиңү яулады

Татар Борнае кызы “Абилимпикс” милли чемпионатында җиңү яулады

29 ноябрьдә  Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” VI Милли чемпионаты төгәлләнде. Татарстан командасы анда, 56 медаль яулап, Мәскәүдән соң икенче урынга чыкты. Без, әлкилеләр өчен чемпионат нәтиҗәләре  бигрәк тә куанычлы – Татар Борнае кызы Гөлназ Сәгыйрова, “Флористика” компетенциясендә беренче урын алып, Россия чемпионы булды.

 

 

Гөлназ гаҗәеп кеше ул. Балалар церебраль параличы хәрәкәт мөмкинлекләрен бик нык чикләсә дә, сау-сәламәт кешеләр эшли алмаганны булдыра торган талантлы, булдыклы, үҗәт кыз. Гомеренең башында ук бик күп авырлыклар белән очрашуына карамастан, язмышына рәхмәтле булып, тормышка гел якты күзләр белән карап, кешеләргә яхшылык эшләргә омтылып яши. Сынауларны җиңә-җиңә, һәр эштә үз көченә таянып, тормышта үзенә-үзе юл ярып бара торган көчле ихтыярлы кеше ул. Әле япь-яшь булса да, ирешкән уңыш һәм казанышларына чын-чынлап сокланырлык.

Кечкенәдән рәсем ясарга, тегәргә, бәйләргә хирыс булган тырыш, максатчан кыз мәктәптән соң Димитровградта һөнәр училищесында  укый, аннан соң Казанда технология һәм дизайн көллиятен тәмамлый. Ул тегү осталыгын камилләштерә, элеккеге татар чигешенә өйрәнә. Энҗе белән чигеп бизәк төшереп, күз явын алырлык калфаклар, түбәтәйләр, камзуллар, жилетлар иҗат итә. Бүген ул – татар милли орнаментлары белән үзенчәлекле һәм матур, модалы киемнәр иҗат итүче дизайнер. Үзмәшгуль Гөлназ Сәгыйрованың даими клиентлары арасында артистлар, телевидение алып баручылары да бар.

Узган ел Гөлназ “Татарстан энҗесе” республика бәйгесендә дә катнашты. Анда ул тамашачыларга  үзенең милли үрнәкләр кулланып эшләгән заманча киемнәр коллекциясен  тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә кыз “Югары җәмгыять энҗесе” (светская жемчужина) исеменә лаек булды.

Ирешелгәннәрдә тукталып калуны белми торган кыз һаман алга омтыла, яңадан-яңа осталыклар үзләштерә. 2018 елны аңа инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” милли чемпионатында катнашырга тәкъдим итәләр. Казанда узган бәйгедә “Мода технологиясе” номинациясе буенча ул алтын медаль ала. Татарстан данын яклап Мәскәүдә чыгыш ясаганда исә 47 конкурсант арасында беренче унлыкка керә. Икенче елны  чемпионатта “Визаж” һөнәре белән катнаша, республика күләмендә беренче урын ала, ә Россия чемпионатында бронза медаль яулый.

Үзенең күпкырлы осталыгын, сәнгати талантын (художественный талант) күрсәтеп өлгергән Гөлназны быел да “Абилимпикс” милли чемпионатында катнашырга чакыралар.  Бу юлы алар тренер-остазы белән “Флористика” компетенциясен  сайлыйлар. Флористика – төрле үсемлекләрдән, чәчәкләрдән, яфраклардан матур композицияләр, букетлар ясау сәнгате ул. Табигатьне ярату һәм тоемлау, зур осталык һәм хезмәт,  түземлек таләп итә торган шөгыль. Нигә бу юнәлешне сайлавы турында сорагач, Гөлназ болай җавап бирде:

  • Флористика мин моңа кадәр шөгыльләнгән “Мода технологиясе” һәм “Визаж” һөнәрләре белән аваздаш. Алар барысы да матурлык тудыруга, кешедә зәвык тәрбияләүгә, аның тормышын ямьлерәк, гүзәлрәк итүгә юнәлдерелгән, – ди ул.

Букетлар, композицияләр ясау чәчәкләрне үзең теләгәнчә тезү-урнаштыру гына түгел, нечкәлекләре, серләре, закончалыклары булган үзе бер фән икән.

  • Чәчәкләр, яфраклар тере җан ияләре кебек. Алар үзара сөйләшә, серләшә, хәтта ачуланышырга да мөмкин. Композиция ясаганда  аларны бер-берсен тулыландырып, матурлыкларын ачарлык итеп урнаштыру, төс төсмерләрен дөрес сайлау мөһим, – дип уртаклаша Гөлназ.

 Чемпионатка әзерләнгәндә алар тренеры белән баш күтәрми эшлиләр, көн-төн диярлек шөгыльләнәләр. Нәтиҗәдә “Абилимпикс”ның Казанда узган региональ этабында Гөлназ ышаначлы рәвештә беренче урын яулый. Алда торган Россия чемпионатына әзерлек тагын да җитдирәк бара. Үз алдына зур максатлар куеп һәм аларга ирешеп яшәүче кыз “Җиңәргә!” дигән теләк белән яна. Татарстан данын яклыйсы бит, ничек тә сер бирмәскә!

Алтынчы мәртәбә үткәрелүче “Абилимпикс” милли чемпионаты быел, санитар-эпидемиология вәзгыятен күздә тотып, дистанцион форматта  уза. Гөлназ 13 төбәктәге көндәшләре белән ярыша. Тәкъдим ителгән тере чәчәкләрдән  букет һәм композиция ясау биремен ул бөтен осталыгын куеп башкара. Һәм менә дулкынланып көткән нәтиҗәләр – Татарстаннан Гөлназ Сәгыйрова “Флористика” компетенциясендә беренче урынга лаек дип табылган!

Гөлназ бүген күпсанлы котлаулар кабул итә. Сөенече эченә сыймаган кыз бу уңышның җиңел килмәвен дә яшерми.

  • Җиңү ул айсберг кебек. Кешегә аның су өстендәге аз өлеше – нәтиҗәсе генә күренә. Ә моңа ирешү өчен куелган бихисап күп хезмәт, көч, энергия, вакыт – болар барысы да күзгә күренми торганы. Әмма аларсыз җиңү яулап булмый. Хәер, бәйгеләрдә генә түгел, тормышта һәр эштә максатыңа ирешү өчен  бик күп хезмәт, тырышлык кую сорала бит, – ди кыз.

Хәзер Гөлназ“Абилимпикс”ның Россия җыелма командасы составында. Аны җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алга таба яңадан-яңа үрләр яуласын, “мөмкинлекләре чиксез бу кызның”, дип соклансыннар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X