Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өйрәнүләр үткәрелде

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта янгын куркынычы туганда нишләргә кирәклекне аңлатып өйрәнүләр үткәрелде.

 

Өйрәнүләр Әлки янгын-коткару часте начальнигы Александр Колос һәм интернат-йорт директоры Евгений Васяйчев җитәкчелегендә узды. Өйрәнүләр интернатта яшәүчеләргә янгын сүндерү алымнарын, вазыйфалы затларның янгын сүндерү, кешеләрне коткару чараларын оештыру осталыкларын һәм башка гамәлләрне камилләштерү максаты белән үткәрелде.

Өйрәнүләрнең эчтәлеге мондый иде: беренче каттагы бүлмәдә электр үткәргечтә кыска ялганыш нәтиҗәсендә җиһазлар янып китә, төтен анда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра.  Персонал тиз арада кешеләрне бинадан алып чыга, янгынны сүндерүгә керешә. Ә янгын көчәя, палатадан төтен коридорларга чыга... Менә шундый катлаулы һәм куркыныч хәлдә өйрәнүләрдә катнашучылар белеп эш итәләр, үз бурычларын тиешенчә үтиләр. Бу интернат-йортта эшләүчеләргә дә, янгын сүндерүчеләргә дә кагыла. Җитешсезлекләр дә ачыкланган, аларны тиз арада бетерергә кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев