Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки мишәрләре” иҗади төркеме “Аулак өй-батл” республика конкурсында катнашты

7 апрельдә Чирмешәндә “Аулак өй-батл” республика конкурсының зона туры үткәрелде. Анда безнең районнан “Әлки мишәрләре” иҗади төркеме катнашты.

–Конкурс бик күңелле дә, кызыклы да булды. Без Аксубай районы вәкилләре белән берләшеп, Яңа Чишмә узешчәннәренә каршы уйнадык. Башта үзебез белән таныштырып үттек. Аннары классик һәм заманча шигърияткә кагылган биремнәр үтәдек. Мәсәлән, берничә сүзеннән шигырьне танырга һәм авторын атарга кирәк иде. Аулак өйләрдә гел уйнала торган “Йөзек салыш” уены да шул рәвешлерәк үтте. Әле тагын җырлап-биеп тә күрсәтергә кирәк иде,–дип сөйләде “Әлки мишәрләре” командасы капитаны Гөлия Яруллина.

Безнекеләр бик тырышканнар, әмма бер генә балл оттырып җиңелгәннәр. Шулай да канәгатьләр – тирән эчтәлекле кичәдә катнашканнар, шигырьләр тыңлаганнар. Ә Ленар Гыймаевны жюри республика җыелма командасына тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев