Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки – мөмкинлекләр һәм перспективалар төбәге

Районда барлык эшлекле башлангычлар һәм проектлар яклау табачак

 Узган атнада Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында районыбыз үзенең инвестицияләр потенциалын тәкъдим итте. Бизнес-конференция “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр көннәре” проекты кысаларында узды.

 

 

Район предприятиеләре потенциаль инвесторларны, “ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы” Берлеге әгъзаларын, Россиянең бүтән регионнары Сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләрен үзләре җитештергән продукция һәм товарлар белән таныштырдылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Күргәзмә-ярминкәдә катнашучыларга Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесендә эшләнгән көнбагыш мае һәм түбе, пилетлар, “Кызыл Шәрык-Агро”ның үсемлек орлыклары үрнәкләре, “Хузангай” ҖЧҖ цехларында җитештерелгән сыр, колбаса, көнбагыш мае, ярмалар, сөт продукциясе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук “Әлки” кулланучылар җәмгыятенең казылыгы, камыр ризыклары, тәм-томнары, Фәнис Бакиров крестьян-фермер хуҗалыгында ат итеннән эшләнгән ризыклар, Рафис Ганиуллин шәхси предприятиесендә җитештерелүче чәкчәк, икмәк, бавырсак, кош теле, өй токмачы куелган иде. Бу ризыкларны һәркем татып карый алды, сатып алырга да мөмкин иде. Район эшмәкәрләре бирегә үз продукцияләрен сатуның яңа юлларын табу, партнерлар белән эшлекле элемтәләр урнаштыру ниятләре белән килделәр бит.

 

Чараның рәсми өлешендә “ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы” Берлеге рәисе Шамил Агеев һәм Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләү сүзе белән чыктылар. Алар әлкилеләргә уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек теләделәр. Видеоконференция режимында чарада республиканың чит илләрдәге вәкилләре дә катнашты.

Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, уңышлары һәм казанышлары хакында сөйләде. Ике ел рәттән әлкилеләр “Татарстанда елның иң яхшы якташлык җәмгыяте” республика бәйгесендә икенче урын яуладылар. Алсу ханым җәмгыятькә зур ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгы Александр Никошинга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Шамил Агеевка районга инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итүче, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә этәргеч бирүче мондый масштабтагы чара оештырган өчен рәхмәт әйтте.

Александр Никошин, катнашучылар алдында чыгыш ясап, Әлки төбәге, аның икътисадый күрсәткечләре хакында сөйләде. Ул “Алтын үзән” муниципаль сәнәгать мәйданчыгы турында басым ясап әйтте.  Анда инде алты резидент (план буенча – 10) үз эшләрен җәелдерергә теләк белдергәннәр. Мәйданчыкта үрдәкләр үрчетү, тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү, агач эшкәртү белән шөгыльләнергә ниятлиләр. Биредә шулай ук теплица комплексы булдырылачак, махсус техникага һәм зур йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтеләчәк.

Район башлыгы бу очрашуның барлык катнашучылар өчен нәтиҗәле һәм файдалы буласына ышаныч белдерде.

–Безнең район – инвестицияләр зонасы, мөмкинлекләр һәм перспективалар төбәге. Барлык проектлар уңайлы мохиттә гамәлгә ашырылачак, барлык эшлекле башлангычлар власть органнары тарафыннан яклау табачак,–дип ышандырды Александр Никошин.

Җитәкче партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм икътисадка инвестицияләр җәлеп итү зарурлыгына басым ясады. Район бүген потенциаль партнерлардан икътисадның төрле тармакларында инвестиция тәкъдимнәрен кабул итәргә әзер. Тәкъдимнәрнең диапазоны киң – масштаблы инфраструктура объектлары, яңа заводлар һәм фабрикалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән башлап туристлык проектларына кадәр.

Конференциядә Казахстанның Россиядә сәүдә вәкиле урынбасары Нурҗан Садыйков та катнашты. Аның әйтүенчә, Казахстанның сәүдә вәкиллеге бары Татарстанда, Казанда гына бар. Ул үзара хезмәттәшлеккә, сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өметләр баглаулары хакында белдерде.

Россиянең Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты  Айдар Шаһимәрдәнов Әлки төбәгенең үзен бик кызыксындыруын әйтте. Чыгышында ул җәмгыятьнең инвестицияләр фондының өч миллион доллар тирәсе тәшкил итүе, ә инвестицияләрдән уртача керемнең 50 процент булуы хакында сөйләде. Проектларны гамәлгә ашыруга средстволар юллауның төп үзенчәлеге шунда – алар процентка бирелми (Ислам кануннары буенча). Инвесторлар бизнесны бергә алып баралар һәм керемне бүлешәләр, ә нәрсәдер барып чыкмаса, югалтулары да уртак була.

–Һәр районның үз  өстенлекләре, инвестицияләр белән кызыктырырлык яклары бар. Без районнарга бөтен илдән бизнесменнар алып киләбез. Һәм һичшиксез кем дә булса үзе өчен кызыклы әйбер таба,–ди Айдар Шаһимәрдәнов.

Район башлыгы Александр Никошин  мондый делегацияне кабул итәргә әзер булу хакында әйтте, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Республика башкаласында узган әлеге чара кысаларында районыбыз һәм  “ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы” Берлеге  арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. “Хузангай” җәмгыяте, “Агротрейд” транспорт компаниясе, шәхси эшмәкәрләр Дамир Шәйхетдинов һәм Гөлсинә Дәүлиева да шундый документларны имзаладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев