Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан сәхнәдә талантларын күрсәтте

Муниципаль хезмәткәрләр әзерләгән мәдәни чаралар тамашачыларда һәрчак зур кызыксыну уята.

  Район җирле үзидарә органнары үзешчәннәренең “Бердәм гаиләдә Татарстанда яшибез” фестивале кысаларында узган концертына да халык күп җыелган иде.
Тамашачыларның өметләре акланды. Власть вәкилләре шактый кызыклы һәм бай программа күрсәттеләр. Концертны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова алып барды. 
Авыл җирлекләре башлыклары бу көнне үзләренең талантлары белән сокландырды. Иҗади кичә Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров чыгышы белән башланып китте. Ул “Кайтчы, иркәм” җырын гаҗәеп оста итеп башкарды. Концерт азагында әле ул тамашачыларны тагын бер җыры белән сөендерде. Югары Колчурино җирлеге башлыгы Елена Краснованың чуашча җырлавын да зал бик ошатты, аны көчле алкышлар белән бәяләде. Иске Чаллы җирлеге белән җитәкчелек итүче Муса Исхаков та күңелләргә үтеп керерлек чыгышы белән сокландырды.  Ул “Ялгыз бала” җырын үзе гармунда уйнап башкарды. Илнур Сираев исә (Кошки җирлеге башлыгы) “Гомер үтә димә” җыры белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Район хакимиятендә эшләүче кызлардан торган “Элегия” төркеменең төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген чагылдырган “Дуслык хороводы” биюе һәм дәртле “Рок-н-ролл” концертның чын бизәге булды.
Район башкарма комитеты белгече Гүзәл Ситдикованың үзе иҗат иткән “Әни” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве залда зур кызыксыну уятты. Балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре һәм район мәдәният йорты вокалчылары – “Әлки кыңгыраулары” триосы кичәне матур чыгышлар белән тулыландырдылар. 
Власть органнарында эшләүчеләр артистлык сәләтләре белән сокландырды. “Автовокзалда” юмористик күренеше барышында залда көлү тавышлары тынып тормады. Әлеге сәхнәнең төп каһарманнары Рәисә Габдуллина (район советының бухгалтерия бүлеге җитәкчесе) һәм Әнвәр Рәхимҗанов (Үргәгар җирлеге башлыгы) хәер соранып торучы әби белән бабай рольләренә бик оста керделәр. Илнур Сираев, Ринас Сәлахов (Иске Алпар җирлеге башлыгы), Энҗе Хәлиуллина (район ЗАГС бүлеге җитәкчесе), Айдар Хәлиуллин (Иске Салман җирлеге башлыгы), Вайыс Даутов (район инвалидлар җәмгыяте рәисе) һәм Айрат Вәлиев (эшмәкәрләргә ярдәм фонды вәкиле) тә сәхнәдә артистларча оста уйнадылар.
“Дуслык” һәм “Девчата” вокаль ансамбльләре, “Дус кызлар” дуэты башкаруындагы җырлар күпләрнең күңеленә хуш килде. Илмир Шәфиев “Ялгыз торна”ны җырлаганда Фирдүс Тямаевтан аз гына кайтыш булды. 
Концерт «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Аны республиканың ике дәүләт телендә – русча һәм татарча җырладылар.
Бәйгенең жюри рәисе Ринас Шиһапов үзешчәннәрнең сәләтен югары бәяләде. 
– Районыбызда талантлы кешеләрнең күп булуы, төп хезмәт вазыйфаларын җиренә җиткереп башкару белән беррәттән, аларның сәхнәдә дә үзләрен күрсәтә алуы бик сөендерә. Мондый үзешчән сәнгать фестивальләре республиканың берничә районында гына сакланган. Ә иң күркәм, бай эчтәлекле концертлар безнең Әлки сәхнәсендә уза, – дип ассызыклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев