Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль рай­он башлыгы Александр Никошин барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтма­ган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне,...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм.

Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтма­ган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне, кыз­ларыбызны, хезмәт- тәшләребезне бәйрәм белән котлап, алар­га чиксез ихтирамы­бызны, яратуыбызны җиткерәбез. Гаилә уча­гын сүндерми саклый белүегез, якыннарыгыз­га җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбызга әйбәт тәрбия бирүегез, тормышта безгә рухи терәк һәм таяныч бу­луыгыз өчен рәхмәт сезгә, гүзәл затларыбыз.

Районыбыз ха­тын-кызлары уңган һәм булдыклы, алар һәр эшкә өлгерәләр. Авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклау өл- кәсендә, эшмәкәрлектә, җирле үзидарәдә алар төп хезмәтләрне баш­каралар, профессиональ яктан үсәргә, белем алырга, камилләшергә омтылалар.

Хатын-кыз вете­раннарыбызга, яшь- лекләре авыр сугыш чорына туры килгән апаларыбызга да без бик рәхмәтле. Аларның су­гышчан һәм хезмәт ба­тырлыгы - бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен матур үрнәк.

Бәйрәм белән тәб- рикләп, сөекле гүзәл затларыбыз, сезгә сәламәтлек, иминлек, һәр эшегездә уңышлар те­лим. Янәшәгездә һәрчак сезне тормыш авыр­лыкларыннан саклап, яратып, ихтирам итеп яшәүче якыннарыгыз булсын. Тормыштан ямь табып, куанычларга күмелеп яшәгез, бәхетле булыгыз!

Александр НИКОШИН,

муниципаль рай­он башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев