Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль район советының чираттагы утырышында район Уставына үзгәрешләр кертелде

Район Уставына үзгәрешләр кертелде

25 октябрьдә муниципаль район советының  утыз беренче  утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырышта Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе  баш киңәшчесе Фәрит Нугаев катнашты.

Депутатлар 2019 елга һәм 2020,2021 елларның планлаштырылган чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карадылар.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев район халкына  медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты  турында мәгълүмат белән чыкты. Аннан соң депутатлар  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне тикшерү буенча  эш турында район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы Зилә Сафина чыгышын тыңладылар.

Депутатлар  шулай ук район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләне карап, тиешле карар кабул иттеләр. Утырышта башка оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев