Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы советы утырышында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турындагы мәсьәлә каралды

20 июньдә өченче чакырылыш муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелек итте.

Утырышта “2018 елда район территориясендә кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” доклад белән Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина чыгыш ясады.

Аннан соң депутатлар район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савиновның балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында чыгышын тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча шулай ук Чуаш Борнае урта мәктәбе директоры Николай Хвостов мәгълүмат белән чыкты.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова иҗтимагый киңлекләрдә, ягъни паркларда һәм скверларда мәдәни-ял эшен оештыру хакында чыгыш ясады.

Иясез хайваннарны, аерым алганда сукбай этләрне тоту һәм асрау мәсьәләләре буенча депутатлар район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Хәйретдинов мәгълүматын тыңладылар.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев