Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә кандидатуралар каралды

6 мартта Әлки муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатуралар карау өчен комиссия утырышы булып үтте.

Утырышта комиссия әгъзалары - табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов, Әлки район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина, район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллина катнаштылар.

Утырышта конкурста катнашу теләге белдергән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсуповны, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петровтан кергән документлар каралды һәм ике кандидат та район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак район советы каравына тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев