Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Александр Никошин 9 май бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле әлкилеләр – безнең өчен бик тә газиз, олы ихтирамыбызга лаек Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле райондашлар!

Һәр барчагызны олы бәйрәмебез – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән кайнар тәбриклим. Ел арты ел үтеп торса да, бер буынны икенчесе алыштырып, илебез тарихына тиңдәшсез батырлык, халкыбызның моңарчы күрелмәгән бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге белән кереп калган, мәңгегә уелган ул чор торган саен бездән ерагайса да, май аеның бу көннәәрен без тирән дулкынлану, эчке сагыш, җиңү шатлыгы һәм чиксез горурлык хисләре белән каршы алабыз.

Моннан 74 ел элек бөек совет халкы 1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугышны тәмамлап, җиңүгә иреште. Моның белән ул үз җирендә генә түгел, бөтен Европада тынычлык урнаштырды. Әмма бу җиңү өчен Совет иле тиңдәшсез корбаннар, коточкыч югалтулар белән түләде – әлеге сугышта 26 миллионнан артык кешебезне югалттык.

Ватан сугышына Әлки җиреннән 9 меңгә якын кеше киткәнен, аларның 5192 сенең яу кырларында ятып калганын, без беркайчан да онытмаячакбыз. Чөнки бит бу саннар артында – һәр гаиләнең әрнүле югалтуы. Җиңү бәйрәмендә күңелләребездә мылтык тотып ил азатлыгын саклаган бабаларыбыз, тылда көн-төн эшләп, җиңүгә үз өлешен керткән, балаларын ач үлемнән саклап, тормышны дәвам иттерә алган әбиләребез истәлеге яңара, аларга рәхмәтебез тагын да ныгый.

Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын безнең белән бергәләп сугышта катнашкан биш ветераныбыз каршылый. Бу – сөенеч тә, горурлык та, чөнки алар безгә батырлык, Туган илгә тугрылык үрнәге бит. Бәйрәм белән, Җиңү солдатлары! Бөек Җиңү көне белән, фидакарь тыл хезмәтчәннәре! Шуны белегез: бүгенге тынычлык, имин тормышыбыз хакына куйган батырлыгыгызны илебез халкы беркайчан да онытмас!

Җиңү бәйрәме белән, әлкилеләр! Бөек илебез һәрчак тыныч, тормышыбыз имин, киләчәгебез якты булсын!

Александр Никошин,

район башлыгы, муниципаль район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев