Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ДОСААФ җәмгыяте “Яшь йөртүче-2017” бәйгесе үткәрде. ФОТО

Күптән түгел район ДОСААФ җәмгыяте үзенең автоклассларында белем алучылар арасында "Яшь йөртүче-2017" бәйгесе үткәрде.

Яшьләрнең һөнәри осталыгын күтәрүне максат итеп куйган әлеге чара мавыктыргыч һәм оешкан төстә узды.
Соңгы елларда эшче профессияләргә игътибар артты. Кайчандыр мәктәпне тәмамлаган һәр баланың әти-әнисе аны бары югары уку йортына юлларга тырыша иде. Хәзер исә, эшче һөнәре алучыларның дәрәҗәсе дә, аларга ихтыяҗ һәм игътибар да зур булуын күреп, күпләр шундый профессияләр сайлый башладылар. Оста куллы кешегә кая да мохтаҗлык бар, акчасын да мулдан түләргә торалар. Мәктәптән үк балаларга ташчы, эретеп ябыштыручы, тегүче һәм башка күп төрле һөнәрләр буенча башлангыч белемне бирәсе иде, дигән фикерне алга сөрүчеләр дә бар.
Бу җәһәттән район ДОСААФ җәмгыяте гаять уңышлы эш алып бара. Берничә ел элек алар районда мәктәптән үк балаларга шофер профессиясе үзләштерү мөмкинлеген булдыра алдылар. Әлеге мәсьәлә ансат хәл ителмәде. Аңа бары ДОСААФ район оешмасы рәисе Марат Хөснетдиновның үҗәтлеге, тырышлыгы белән ирешелде. Бүген инде теләге булган һәр югары сыйныф укучысы мәктәптә үк машина йөртүче һөнәренә дә укый ала. Әле мәктәптә хәзерләнгән шофер кадрларының һөнәрне күпкә җитди һәм тирән үзләштергәне билгеле.
ДОСААФ оешмасы әледән-әле оештыра торган осталык бәйгеләре исә шофер профессиясен алучы егет-кызларның автомобиль йөртү серләрен ни дәрәҗәдә үзләштерүен күрсәтә. Теоретик белемнәрне ныклап өйрәнгән һәм машина йөртү осталыгын чарлаган укучылар гына район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннар яулый ала.
"Яшь йөртүче-2017" бәйгесе район ДОСААФ оешмасы базасында узды. Анда 10-11 сыйныфларда укучы 20 егет һәм кыз катнашты. Алар иң элек компьютерларда биремнәрне үтәп, юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Биремнәр нәкъ шофер таныклыгы алу имтиханнары сорауларыннан тора иде. Монда һәр сорауга тиз һәм төгәл җавап бирү таләп ителә. Түбән Әлки мәктәбеннән Илназ Рәхимовның уку программасын бик тырышып үзләштерүе ачык күренде. Ул башкалардан күпкә алда (40 секунд эчендә) билет сорауларына төгәл җавап бирде һәм беренче урынга лаек булды. Чуаш Кичүеннән Альберт Хөсәеновка биремнәрне "җиңү" өчен 1 минут 22 секунд вакыт кирәк булды. Ул - икенче урында. Шундый ук вакыт күрсәтеп, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Айдар Галимов өченче урынга чыкты.
Кызлар арасында Түбән Әлкидән Алсинә Садриева, Юхмачыдан Анастасия Спиридонова, Иске Матактан Оксана Ермолаева иң өлгерләр һәм белемлеләр дип табылдылар.
Инде руль артына утырып, бәйгене үткәрүчеләр куйган бурычларны башкару соралды. Монда егетләрдән Айдар Галимовка тиңнәр булмады. Икенче урында - Иске Алпардан Равил Мөхәммәтҗанов, өченче - Хузангайдан Владимир Мурзаков. Кызлардан призлы урыннарны Алсинә Садриева, Алсу Галләмова (Базарлы Матак мәктәбе), Марина Володина (Иске Алпар) яуладылар.
Командалар арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия - беренче, Түбән Әлки укучылары - икенче, Иске Алпар мәктәбе өченче урыннарга лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә тантаналы төстә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә ахырдан пневматик мылтыктан ату ярышлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев