Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район электр челтәрләре яңа бинага күчеп хезмәт күрсәтә башлаячак. ФОТО

51 кешене берләштерүче коллектив райондагы биш подстанциягә, 320 трансформаторга, бер мең километрдан артык озынлыктагы электрүткәргеч линияләргә хезмәт күрсәтә.

Алар карамагындагы электр челтәрләре һәм корылмалар тагын да төгәл, сыйфатлы эшләсен өчен оешмага заманча хезмәт шартлары тудырылган ике катлы яңа бина төзелде. Якын арада ул үзенең хуҗаларын кабул итәчәк.

Базарлы Матакның төньягында урнаш­кан район электр челтәрләренең яңа би­насы төзелешенә узган көздә генә керешкәннәр иде. Инде бүген әлеге мәһабәт корылма ту­лысынча диярлек әзер. Аяк асты кипшенгәч тирәсен тотып аласы, яшелләндерәсе, ас­фальт-брусчатка түшисе генә калып бара.

Электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Са­фин безне яңа бина белән танышты­рып йөрде. Стенала­ры кызыл кирпечтән төзелгән, затлы плитәләр белән тыш­ланган бинага үтәбез. Ишектән керүгә кара­выл бүлмәсе. Элек кара­вылдагы егетләр капка төбендә бер вагонда утырган булсалар, хәзер инде аларның хезмәт урыны компьютер- мониторлар кар­шында. Предприятие территориясендә ур­наштырылган 20 ләп видеокамера мәгълүматлары бирегә килә.

Беренче кат­та эш кабинетлары. Хезмәткәрләрнең киенү-чишенү, юыну бүлмәләре аерым. Шун­да ук кизү торучы бри­гада өчен эшләү, тукла­ну, махсус киемнәрне саклау бүлмәләре дә барлык шартларны ту­дырып ясалган.

Бина электр белән җылытыла. Һәр бүлмәдә аерым көйләнә торган кондиционер, вентиля­ция булдырылган. Ян­гын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җитди әһәмият бирелгән. Бөтен җирдә су, электр бетсә дә, бина болар белән тәэмин ителәчәк. Кизү бригаданың җылы автомобиль гаражына беренче каттан ук кереп китәргә була. Гараж да заманча җиһазланган.

Икенче катта җитәкче, баш белгечләр бүлмәләреннән тыш, диспетчер өчен зур зал булдырылган. Аның стенасын тутырып рай­он электр линияләре картасы, Базарлы Ма- так челтәре схемасы эшләнгән. Зур-зур мо­ниторларга төзексезлек һәм аварияләр турын­дагы мәгълүматлар килә. Шунда ук белгечләр белән укулар оешты­ру өчен зал булдыры­лган. Ә укулар биредә еш үтәр, заманасы шул - яңалыклар өстәлеп кенә тора.

Монда без Чистай электр челтәрләренең төзелеш эшләрен контрольдә тотучы тех­ник күзәтчесе Фәрит Әхмәтҗановны да оч­раттык.

- Төзелеш эшләре төгәлләнде. Хәзер вак хезмәтләр генә ка­лып бара. Барлык системалар төгәл эшли, төзүче подряд оешмасы хезмәтенә югары бәя бирерлек,-ди ул.

Яңа объектның сме­та бәясе 120 миллион сум. Шул акчаларга зур склад та төзелгән, һәм элекке җылы гаражга капиталь ремонт ясала. Ике миллион сумлык җиһазлар кайтарылган.

Яңа бинаны сокла­нып карап йөргәндә үк телне кычыттырып тор­ган соравымны Тәлгать Сафинга юллыйм:

- Моңа кадәр эшләгән ике катлы би­наны нишләтәсез?

- Ул 40 елга якын элек төзелгән бит инде, икенче катында бик күп ярыклар хасил булды. Аны сүтеп, территори­яне иркенәйтербез дип торабыз,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев