Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район газ бүлү хезмәте коллективы коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты

Район газ бүлү хезмәте коллективы коронавирус инфекциясеннән прививка ясат­ты.

Шул рәвешле, предприятие хезмәткәрләре барлык район­дашларына үрнәк күрсәтте.

Вакциналауның беренче этабын 18 газчы үтте.

–Прививка ясатырга бөтен коллек­тив белән барырга карар кылдык. Газ хезмәткәрләре бит көн саен бик күп кеше белән аралаша. Башта бөтенебез үзенең гомумпрактика табибында тик­шерелде. Хәзер барлык хезмәткәрләр эш урыннарында. Сәламәтлекләренә зарланучылар юк,–ди район газ бүлү хезмәте җитәкчесе Фәнис Фәсахов.

Авария-диспетчерлык хезмәте ма­стеры Фазыл Шәмсетдинов ковид-19 инфекциясеннән прививка яса­тырга беренчеләрдән булып теләк белдергән. Ул коллективның иң хөрмәтле хезмәткәрләреннән берсе. Биредә инде 27 ел эшли.

–Мин гел халык белән эшлим, шуңа теләсә кайсы инфекцияле чирне йок­тыру һәм аны тарату ихтималы да зур,– ди Фазыл.

Ул көн саен әтисенең хәлен белергә дә бара икән. Фаик агага 86 яшь, ул инде өеннән сирәк чыга, җомга намазлары­на гына бара.

–Өлкән яшьтәгеләргә инфекция бигрәк тә куркыныч. Без аларның сәламәтлеге өчен җаваплы. Хатыным Гүзәл дә минем үрнәктә прививка яса­тырга җыена. Вакцинадан соң үземне яхшы хис итүемне күреп тора бит. Март башында – прививканың икен­че этабы. Вакциналау үткәннән соң без коллектив белән истәлеккә фото­га төшәргә булдык,–дип уртаклашты безнең белән газчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев