Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки район мәдәният йортында “Йөрәктән-йөрәккә” дигән хәйрия концерты узды

Җомга көнне район мәдәният йортында “Йөрәктән-йөрәккә” дигән хәйрия концерты булды. Концертны район башлыгы Александр Никошин да тамаша кылды. 

Фойеда махсус тартма урнаштырылган иде, Луганск һәм Донецк Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләгән һәркем шунда акча сала алды. 
Яңгырлы салкын кич булса да, тамашачылар шактый җыелды концертка. Алар балалар музыка мәктәбе укучылары чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар. Тамашачылар бигрәк тә күпсанлы җыр конкурсларында җиңгән Мәдинә Гаджиевага гөрләтеп кул чаптылар. Шулай ук Мәликә Хәйретдинова, Илзирә Гыймадиева һәм Әмирә Хәмитова башкаруындагы җырлар да күпләргә ошады. “Бәхетлеләр” (җитәкчесе Елена Смышляева) һәм “Энҗе бөртекләре” (Любовь Борисова) хореография төркемнәре күрсәткән биюләр шулай ук концертның матур бизәге булдылар. Балалар иҗаты йорты педагоглары әзерләгән юмористик күренеш тамашачыларның күңелен ачты. Билгеле, залда утыручылар “Рябинушка” халык вокаль ансамбленә дә, “Алькеевские перезвоны” төркеменә дә алкышларын кызганмадылар. 
Хәйрия кичәсенең иң югары ноктасы итеп “Әфганнан Чечняга кадәр” ансамбле башкаруында “Дәүләтем байрагы” дигән патриотик җырны атаргадыр, мөгаен. Бу иҗат төркемен яратучыларның күбесе  солист Вадим Никошинга кушылып җырлап утырдылар. 
Базарлы Матак урта мәктәбенең яшь артистлары чыгышлары да алкышларга күмелде – “Авыл егетләре” ансамбле татарча күңелле такмаклар башкарды. Шуны да әйтик: Ильяс Садыйков, Ранил Әхмәтҗанов, Булат Вәлиев һәм Исмәгыйль Юлдашев бик матур тавышларга ия. Ел дәвамында еш чыгыш ясап, егетләр тәҗрибә туплап өлгергәннәр, алар көлкеле такмакларны шаян биюләре белән бизәделәр.
Һәрвакыттагыча, концертның ахыргы өлешендә тамашачылар яраткан үзешчәннәр – сәхнә осталары чыгыш ясады. Залда утыручылар Рифат Садыйковның сәхнәгә чыгуын ук алкышлар белән каршыладылар. Аны юкка гына “безнең Салават” дип атамыйлар – тавышының тембры, җырлар репертуары, билгеле инде, үзенең тышкы кыяфәте белән Рифат күптәннән әлкилеләрнең йөрәкләрен яулады.
Хәйрия концертына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов та килгән иде. Ул “Шомырт чәчәк атканда”, “Әнкәй алмалары” дигән, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар җыры фанатлары күптән күңелдән белгән композицияләрен башкарды. Аның клиплары һәр көнне диярлек радио һәм телевидениенең музыкаль каналларында күрсәтеләләр.
Ә менә район газ эксплуатацияләү хезмәтендә эшләүче Рима Гыйниятованың беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы күңелле яңалык булды. Ул, “Җидегән чишмә” җырын башкарып, күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылды бугай. 
–Шундый зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгуым, бик дулкынландым, чөнки соңгы тапкыр туган авылым Татар Суксуы клубында чыгыш ясаган идем. Анысы да бик күптән булды. Миңа көч биреп торырга дип килгән хезмәттәшләремә рәхмәт. Чыгышым тамашачыларга ошаган икән, моңа бик сөендем,–дип шатлыгы белән уртаклашты Рима ханым концерт тәмамлангач. 
Кызганыч, Халык иҗаты һәм Россия халыкларының матди булмаган мирасы елына багышланган үзешчән сәнгать фестивалендә катнашырга чакыруга кайбер оешма һәм учреждение җитәкчеләре битараф калган. Ә бит, уйлап карасаң, һәр коллективта шофер Рифат Садыйков һәм өлкән контролер Рима Гыйниятова кебек талантлы хезмәткәрләр табылыр иде. Сәхнә аларны көтә, чөнки артист нәкъ менә шунда туа һәм таныла бит. 
Концерт тәмамлангач,  күпме акча җыелуны да игълан иттеләр – хәйрия тартмаларына концертка килүчеләр 6300 сум акча салган булып чыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилованың ышандырып әйтүенә караганда, бу акчаларга ЛНР һәм ДНР дан килгән качаклар өчен кирәкле товарлар сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев