Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район музее хезмәткәрләре “Тукай укулары”нда чыгыш ясады

​​​​​​​С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее директоры Мария Платонова һәм хезмәткәр Гөлнара Хәлилова “Тукай укулары-2021” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар.

 

Алар Әлки төбәгендә туып үскән язучылар һәм шагыйрьләрнең биографик һәм иҗади мирасын музейда саклау, пропагандалау хакында бәян иттеләр. Аерым алганда, якташларыбыз – шагыйрь Шамил Маннапов һәм язучы Әсрар Гали турындагы экспозицияләр, аларны  әдипләрнең кулъязмалары һәм шәхси әйберләре, алар турындагы истәлекләр белән тулыландыру һәм халыкка җиткерү зарурлыгын ассызыкладылар.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үткән бу көннәрдә музейда төрле кичәләр, “әдәби кафе”лар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев