Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район прокуратурасы Юхмачыда яшәүче 36 яшьлек хатынга карата дәүләт гаепләвен хуплады

Баласын тәрбияләмәгән өчен суд эскәмиясенә утырды Район прокуратурасы Юхмачы авылында яшәүче 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд әлеге хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсендә каралган җинаять кылуда – балигъ булмаган баласын тәрбияләү вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүдә һәм балага карата рәхимсез мөнәсәбәттә булуда гаепле дип тапты.

Судта расланганча, узган елның маеннан ноябренә кадәр бу хатын даими төстә үзенең ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән. Әти-әнинең балигъ булмаган баласына карата бурычлары бит РФ Гаилә кодексының 63 нче маддәсендә теркәлгән.

Бу очракта әни кеше физик һәм психик яктан сәламәт, баласын карау-үстерү өчен бөтен шартлар бар. Шуңа карамастан, ул улын тиешенчә тәрбияләми, аның физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше, укуы турында кайгыртмый. Хәсрәт ана спиртлы эчемлекләр белән дус, аның даими эш урыны да юк.

Хөкем ителүче хатын үзенең гаебен тулысынча таныды. Әлеге җинаять эшен һәрьяклап карап, суд аңа 1 ел 6 айга төзәтү эшләре җәзасын бирде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак.

Хөкем карары законлы көченә керде.   

Бу хакта безгә район прокуроры ярдәмчесе Иван Милютин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев