Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләштеләр

Муниципаль район советының 23 нче утырышына район башкарма комитеты, аның бүлекләре, кайбер оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, район прокуроры, мәктәпләр директорлары чакырылган иде.

Утырыш белән район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышның көн тәртибенә си­гез мәсьәлә куелган иде. Аларның беренчесе буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Сави­нов чыгыш ясады. Ул утырыш­та катнашучыларга чыгарылыш сыйныфларда дәүләт аттестация­се нәтиҗәләре хакында сөйләде, мәгариф учреждениеләренең ягу сезонына әзерлеге турында мәгълүмат бирде. Артем Савинов сүзләренә караганда, узган уку елында укучыларны дәүләт им­тиханнарына әзерләүгә багыш­лап 7 семинар үткәрелгән, төрле оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узган. Укытучылар 19 семинар-киңәшмәдә имтихан­нар үткәрү проблемаларын уртага салып киңәшләшкәннәр. Чыгары­лыш укучылары белән аларны им­тиханнарга әйбәтләп әзерләү өчен өстәмә дәресләр оештырганнар.

Шул ук мәсьәләне утырышка чаклы район советының юнәлешле комиссиясе карап тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре белән депу­татларны Ләйсән Гайфуллина та­ныштырды.

Көн тәртибенең икенче – би­шенче мәсьәләләре муниципаль район Уставына, район советының төрле карарларына үзгәрешләр кертүгә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе составын раслауга кагылган иде. Алар турында советның юридик бүлеге начальнигы вазыйфала­рын башкаручы Дарья Хәлилова сөйләп үтте.

Утырышта депутатлар рай­он башкарма комитетының м ә г ъ л ү м а т л а ш т ы р у һ ә м җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге начальнигы Лариса Кирсанованың әлкилеләрнең “Халык контроле” порталына мөрәҗәгатьләре белән эш оешты­ру хакындагы чыгышын тыңлап үттеләр. Докладчы бу елның сигез аенда әлеге ресурска әлкилеләрдән 19 мөрәҗәгать керүен хәбәр итте. “Кешеләр мөрәҗәгатьләренең күпчелеге юлларны төзекләндерү, территорияләрне җайга салу белән бәйле. Мөрәҗәгатьләр үтәлешен башкарма комитет җитәкчесе контрольдә тота. Һәр гозерне карап тикшерүгә биш көн бирелә. Аларны үтәү, башка­рылган чаралар турында тиешле инстанцияләргә хәбәр итәбез”,– диде Лариса Кирсанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев