Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район советы утырышында район бюджеты беренче укылышта кабул ителде

.

Бүген муниципаль район советының 32 нче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышта 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты каралды.  Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Депутатлар район бюджеты проектын тикшереп, беренче укылышта кабул иттеләр.

Быелның ун аенда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов доклад белән чыкты. Депутатлар шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленар Әһлиуллинның районда спорт үсеше турындагы чыгышын тыңладылар.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев