Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды баласына алимент түләмәүче ир-атны хөкем итте

Район судында балаларына алимент түләүдән тайчанучы ир-атка карата җинаять эше каралган.

 
Суд ата кешене РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – балалары өчен средстволар түләмәүдә гаепле дип тапкан.
Әлеге ир, бернинди нигезле сәбәпсез, 2011 елда туган балигъ булмаган баласына 2019 елдан бирле алимент түләмәгән. Аның алиментлар буенча бурычы 305 мең 736,16 сумга җиткән.
Ә бит Россия Конституциясе һәм РФ Гаилә кодексы нигезендә ата-аналар үзләренең балигъ булмаган балаларын матди тәэмин итәргә бурычлы. 
Суд гаепләнүчегә хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 6 айга төзәтү эшләре җәзасын биргән. Хөкем срогын “күке ата” җирле үзидарә органнары билгеләгән урында узачак.
Бу хакта судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев