Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды банк счетыннан акча урлаган егеткә хөкем карары чыгарды

​​​​​​​Район суды банк счетыннан акча урлаган егеткә карата хөкем карары чыгарды.

 

28 яшьлек әлеге егет “Россия Саклык банкы” банк картасы таба. Бүтән бер кеше исеменә ачылган картаның контактсыз түләү технологиясе белән җиһазланган булуын белеп алгач, ул моннан файдаланырга була. Мондый технологияле карта белән товарлар һәм төрле хезмәтләр өчен банк счетыннан “пин-код”ны кертмичә дә түләргә мөмкин. Шул рәвешле егет Казанда кафе һәм кибетләрдә ашамлыклар өчен картадан барысы 6581 сум 24 тиен түли.

Суд әлеге бәндәне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3 бүлеге “г” пунктында каралган җинаять кылуда, ягъни чит милекне яшерен рәвештә банк счетыннан урлауда гаепле дип тапты һәм 200 мең сум штраф түләтү җәзасы билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X