Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки район суды банк счетыннан акча урлау белән бәйле җинаять эшен карады

​​​​​​​Әлки район суды караклык, ягъни банк счетыннан акча урлау белән бәйле җинаять эшен карады.

 

Суд тарафыннан шунысы ачыкланды: хөкем ителүче, Ставрополь краендагы компьютер клубында утырган килеш кенә, онлай-плотформада Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Казанга пассажирлар йөртү хезмәте күрсәтелү хакында ялган белдерү бастыра, үзенең телефон номерын да күрсәтә.

Виртуаль абонент номерыннан файдаланып, шылтыратучы белән сөйләшкәндә ул Казанга бару өчен акчаны алдан түләп куярга кирәклеген әйтә, моның өчен смс-хәбәр белән сылтама җибәрә. Сөйләшеп туктагач, җинаятьче ватсап кушымтасында зыян күрүчегә сылтама юллый. Сылтама банк картасының номерын, гамәлдә булу вакытын һәм махсус куркынычсызлык кодын күрсәтүне күздә тота.

Шул ук көнне Татарстанда яшәүче гражданин, үзенең телефоныннан файдаланып, күрсәтелгән сылтама буенча өстә әйтелгән банк карталары мәгълүматларын җинаятьчегә хәбәр итә.

Шуннан соң хөкем ителүче, банк картасы хакында кирәкле мәгълүматларны алып, Ставрополь краенда яшәп яткан килеш шушы банк картасында булган акчага үзенә кирәкле товарлар сатып ала. Бу гамәле белән ул урланган акчаларны үз файдасына тота.

Җинаятьчел гамәлләре белән балигъ булмаган хөкем ителүче зыян күрүчегә барлыгы 6156 сумлык матди зыян китерә.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Суд, хөкем чарасын билгеләгәндә, җинаятьнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, гаепленең шәхесен, җинаять кылганда аның балигълык яшенә җитмәгәнлеген, үз гаебен тануын, кылган гамәле өчен үкенүен, җинаятьне ачуда ярдәм итүен, китергән зыянны ирекле рәвештә һәм тулысы белән каплавын исәпкә ала.

Әлеге эш буенча барысын да исәпкә алып, суд гаеплегә 100 мең сум күләмендә штраф салу белән бәйле хөкем чыгара.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев