Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды оныгын пычак белән яралаган ир-атка хөкем карары чыгарган

Район суды оныгын пычак белән яралаган ир-атка хөкем карары чыгарган.

Әлеге аяныч хәл быелның апрелендә Базарлы Матак авылында була. Исерек хәлдәге 74 яшьлек ир 27 яшьлек оныгы белән ызгышып китә һәм, егетне “акылга утыртырга” теләп, кулына пычак ала. Аракы парлары аңын томалаган бәндә озак уйлап тормый, оныгының корсагына китереп тә кадый. Нәтиҗәдә егет җитди җәрәхәтләр ала, авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

Җинаять кылучы судта үзенең гаебен тулысынча таныган, үкенүен әйткән. Янәсе, ул оныгына бик нык үпкәләгән һәм аны куркытырга гына теләгән булган. Суд җинаятьчене белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда, тормышына куркыныч тудыруда гаепле дип тапкан һәм 5 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.   

Бу хакта безгә судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев