Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район суды психоактив матдәләр кулланучы бәндәне транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән

​​​​​​​Район суды сәламәтлеге транспорт чарасы белән хәвефсез идарә итәргә мөмкинлек бирмәгән ир-атны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.

 

Психоактив матдәләр куллану аркасында кешенең психикасына һәм тәртибенә зыян килү медицина күзлегеннән транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы килә торган фактор булып тора.

Судта әлеге бәндәнең сәламәтлегенә зыян сала торган психоактив матдәләр куллану сәбәпле район хастаханәсендә исәптә торуы раслаган. Аның транспорт чаралары белән идарә итүе юлда аварияләр китереп чыгару, кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә, милкенә зыян китерү куркынычы тудыра. Шуны исәпкә алып, суд әлеге ир-атның транспорт чаралары белән идарә итү хокукына чик куйган һәм аңа “права”сын ЮХИДИ Идарәсенә тапшыруны йөкләгән.

Бу хакта судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев