Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район ЮХИДИ бүлекчәсе 19 марттан 31 мартка кадәр “Язгы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә

Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүенә юл куймау максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе 19 марттан 31 мартка кадәр "Язгы каникул" оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү өчен бер-бер артлы рейдлар үткәрәләр. Укытучыларга, әти-әниләргә дә балаларга юлдагы саклык чаралары, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү хакында аңлату-төшендерү зарур.

Узган ел районда үсмер бала катнашында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән иде. Ни кызганыч, быел да бер бала авариядә зыян күрде. Әлеге хәл гыйнвар аенда Базарлы Матак-Кошки юлында булды. Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә йөртүчеләрнең берсе һәм алты яшьлек бала җәрәхәтләр алды. Авария буранлы көндә килеп чыга. Монда, билгеле, һава торышының уңайсыз булуы гына түгел, йөртүчеләрнең игътибарлылыгы җитмәү, аларның юл шартларын исәпкә алып тиешле саклык чараларын күрмәве дә роль уйнаган.

Район дәүләт автоинспекциясе юлда һәркемне гаять игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Язгы каникул көннәрендә бу бигрәк тә мөһим.

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең, аерым алганда балаларның юлда зыян күрүен булдырмас өчен киемдә, сумкада яисә бүтән әйберләрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгын онытмагыз.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев