Әлки район ЗАГС бүлегендә бүген язылышкан Вячеслав Ензаев һәм Анастасия Мукусева: “Туган районыбызда яшәячәкбез!”
Яңалыклар

Әлки район ЗАГС бүлегендә бүген язылышкан Вячеслав Ензаев һәм Анастасия Мукусева: “Туган районыбызда яшәячәкбез!”

Район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында бүген Чуаш Борнае егете Вячеслав Ензаев һәм Хузангай кызы Анастасия Мукусева язылыштылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яшьләр икесе дә Хузангай авылында эшлиләр. Вячеслав – “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Анастасия – урта мәктәптә.

Гаилә корган яшьләрнең нияте – туган районыбызда яшәү һәм эшләү.

Кияү белән кәләшне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.

Без дә әлеге тәбрикләүләргә кушылабыз. Гаилә тормышыгыз бәхетле, озын гомерле булсын, Вячеслав һәм Анастасия! Сау-сәламәт булыгыз, күп балалар табып үстерегез.


Нет комментариев