Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район үзәк хастаханәсенә олылар өчен гриппка каршы 1320 доза вакцина кайткан

Бу көздә безне бөтенләй яңа эпидемия сезоны көтә, COVID-19 һәм грипп вируслары кушылырга да мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Ә бу кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч икән. Шуңа кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп сезонына алдан ук әзерләнү, саклык чараларын күрү бик мөһим.

 

Табиблар гел әйтеп килә: гриппка каршы вакцина ясату – бу чирдән саклануның төп һәм иң нәтиҗәле юлы. Моның өчен иң кулай вакыт дип сентябрь-ноябрь айлары санала. Прививка ясатканнан соң 14-21 көн вакыт узарга, эпидемия башланганчы иммунитет формалашып өлгерергә тиеш.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, быел районда яшәүчеләрнең 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла. Беренче чиратта вакцина авыру йоктыру ихтималы зур булганнарга  ясалачак. Болар – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, 1-11 сыйныф укучылары, призывниклар, хроник чирләре булганнар, 65 яшьтән узган өлкәннәр. Ә барысы районда 11205 кешегә вакцина ясау планлаштырыла.

Район үзәк хастаханәсенә олылар өчен грипптан 1320 доза  вакцина кайткан инде. Медиклар байтак кешегә вакцина ясап та өлгергән. Шушы арада прививканың икенче партиясе кайту көтелә. Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә,  грипптан вакцина бушлай ясала. Моның өчен үзегезнең гомумпрактика табибына, авылларда фельдшерларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина хезмәткәрләре вакцина кадатырга теләгән кешене тикшерә һәм прививка ясату-ясатмауны хәл итә.

Быел да медицина хезмәткәрләренең зур хезмәт коллективларына  барып вакциналау үткәрүе күздә тотыла. Шулай ук сайлауда тавыш бирүчеләргә прививка ясау мәсьәләсе карала.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, прививка вакциналанган кешеләрнең  80-90 процентын грипптан саклый, бу чирдән үлем очракларын исә 41 процентка киметә. Заманча вакциналар гаять нәтиҗәле, теләсә кайсы яшьтәгеләр өчен куркынычсыз. Медицина хезмәткәрләре үзенең сәламәтлеге турында кайгырткан һәркемгә грипптан прививка ясатырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев