Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында маммография эшли

Үзәк район хастаханәсе ишегалдында 18 июльдән 29 июльгә кадәр ике атна дәвамында күчмә маммография эшли.

Әлеге тикшеренү елга ике тапкыр 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга үткәрелә. Быелның март аенда 636 хатын-кызның сөт бизләре тикшерелгән. Нәтиҗәдә, алты очракта тайпылыш булуы ачыкланган, шуларның 2 сенә яман шеш дигән билгеләмә куелган.

Бүгенге көндә табиблар 296 мөрәҗәгать итүчене караган. Маммография исә диспансеризация буенча һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә мәҗбүри медицина тикшеренүе үткәрүне оештыру турында”гы  2019 елның 30 декабрендәге карары кысасында үткәрелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев