Әлки районы: 1 июньнән мәктәп лагерьлары эшли башлый
Җәйнең беренче көнендә мәктәпләрдә лагерьлар ачыла.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова хәбәр итүенчә, районда 18 мәктәп яны лагере, 19 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларының дәвамлылыгы 21 көн. Балалар өчен анда хәрәкәтле уеннар, спорт бәйгеләре оештырыла, кинотеатрга, музейга экскурсияләр үткәрелә. Хезмәт һәм ял лагерьларында (19 көн) да укучылар өчен төрле күңелле һәм файдалы чаралар оештырыла, алар шулай ук мәктәп яны участокларында да эшли. Лагерьларда балалар көнгә ике мәртәбә җылы ризык белән туклана.
Базарлы Матак урта мәктәбендә ике азык блогында да ремонт үткәрү планлаштырылганга, биредә җәйге лагерьлар булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев