Әлки районы: 17 апрельдә киек казларга язгы ау ачыла
17 апрельдә киек казларга язгы ау ачыла.
Ул ун көн дәвам итәчәк. Ау вакытының кыска булуы казларның бала чыгару вакыты җитү белән бәйле.
Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, киек кошларга (на пернатую дичь) язгы ау 6 апрельдә башланган. Ул 5 майга кадәр дәвам итә. Бу вакытта ата үрдәкләргә (6 апрельдән), шулай ук тәлләтәвечкә (вальдшнеп) (27 апрельдән) ау рөхсәт ителә.
Безнең район территориясендә язгы ауга меңгә якын кеше рөхсәт алган. Бу күпфункцияле үзәк аша эшләнә, рөхсәтне илнең теләсә кайсы почмагында яшәгән аучы алырга мөмкин. Димәк, бу көннәрдә район аучылык биләмәләрендә чит төбәкләрдән килгән сунарчылар да байтак булачак. Ау кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатында полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәкбез, ди Андрей Ерусланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев