Әлки районы: 48740 пар себерке бәйлисе бар
Яфрак азык һәм витаминлы үләннәр хәзерләү буенча оешма-учреждениеләргә план-бирем җиткерелде.
Терлекчелек комплексларында, сөтчелек фермаларында асралучы терлекләр өчен гаять файдалы бу азык төрен 48740 пар итеп хәзерләү планлаштырыла (шуның 44970 пары – яфрак азык, калганы төрле витаминлы үләннәрдән җыелган бәйләмнәр). Әзер себеркеләрне Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы комплексларында, Бибай Чаллы, Үргәгар фермасында, Әлморза, Салман терлек симертү мәйданчыкларында, “Хузангай”, “ Яшь көч” җәмгыятьләрендә, кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында кабул итәчәкләр.
Башка еллардан аермалы буларак, витаминлы үләннәрне кечкенә авыллар территорияләреннән чабып алып хәзерләргә дигән күрсәтмә бар. Болай эшләп, берьюлы ике куян койрыгын тотып булачак – азык та хәзерләнә, авыллар да чистарып, ямьләнеп калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев