Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: административ штрафларын түләмәүчеләр “кунаклар” көтсен

Район эчке эшләр бүлекчәсе 18еннән 28 ноябрьгә кадәр “Әҗәтле” оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Әлеге акция административ штрафларын түләүдән тайчанучыларны җаваплылыкка тарту максатында оештырыла. Мәгълүм ки, административ штраф закон белән билгеләнгән срокта, ягъни бу хактагы карар көченә кергән көннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе (“Административ җәзаны үтәүдән тайчану”) буенча беркетмә төзелә. Аның нигезендә әҗәтлеләргә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә түләнмәгән штраф суммасын икеләтә арттырып түләү я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Данис Сәгыйров әйтүенчә, ел башыннан бирле штрафларын вакытында түләмәгән 13 кешегә  карата материаллар судка юлланган. Аларның җидесе административ кулга алынган, өчесе штрафларын икеләтә күләмдә түләргә, өчесе мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Болар нигездә вак хулиганлык, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчкән өчен штрафка тартылган бәндәләр, ди Данис Сәгыйров.

“Әҗәтле” акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә рейдлар үткәрәләр. Алар бурычларын мәҗбүри түләтү һәм шәхси милекләренә арест салу максатында әҗәтлеләрнең өйләренә баралар, административ җәзага тарту хакында кисәтәләр.

Мондый катлаулы хәлдә калмас, әҗәтеңне икеләтә арттырып түләүгә я административ кулга алуга дучар булмас өчен штрафларыгызны үзвакытында, ягъни ике ай эчендә түләгез, дип искәртә хокук тәртибен саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев