Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Акча бетте, нишләргә?

.

“Үземнең дә, тормыш иптәшемнең дә пенсиясе банк картасына күчерелә. Элек бу  безнең өчен бик уңайлы иде. Әмма, үзизоляциягә күчкәч, кулда акча бетте, ә урамга чыгып йөрергә ярамый бит. Нишлик икән, акчасыз торып булмый ләбаса? 

                                                     Исмәгыйль Галәүтдинов,

                                                     Түбән Әлки авылы”.

 

Мондый хәлгә бу арада күпләр таргандыр. Мәсьәлә  беренче карашка гына катлаулы, чөнки банкка килү өчен СМС-рөхсәт алып була бит. Район үзәгендәге банкларның берәрсенә йомышыгыз төшсә, телефон аша 2590 номерына бушлай СМС җибәрергә кирәк. Мәсәлән: паспорт сериясе һәм номеры буш урын калдырмыйча (регистрация#5364643578). Шуннан сезгә теркәлү коды киләчәк. Үзизоляциядән чыгу өчен шул ук номерга “Цель” дигән сүзне җибәреп, аның санын куясыз. Әйтик, банкка килү өчен Цель7 дип язасы була (кредит оешмаларына, почтага бару). Андый максатлар унбер, үзеңә кирәген сайлау авыр түгел. Алынган җавап сезгә үзизоляциядән чыгу өчен рөхсәт була да инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев