Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: алдау юлы белән пособие алган егет хөкем ителде

Алдау юлы белән пособие алган

 

Район прокуратурасы 25 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Суд егетне РФ Җинаять кодексының 159.2 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – түләүләр алганда мошенниклык, ягъни пособие алуда күрәләтә ялган һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биреп, әлеге түләүләрне туктатачак фактларны яшереп акча средстволары урлауда – гаепле дип тапты.
Судта мәгълүм булганча, 2020 елның 20 апрелендә әлеге егет эшсез гражданин статусы һәм эшсезлек буенча пособие алу максаты белән Әлки районы халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә.  Әлеге үзәкнең вәкаләтле заты фәрманы  нигезендә ул 2020 елның 20 апреленнән 19 октябренә кадәр эшсез дип табыла, һәм аңа эшсезлек буенча пособие билгеләнә. 
Соңрак егет 2020 елның 8 июненнән 15 енә кадәр эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булуы турындагы мәгълүматны аңлы рәвештә  яшерә. Әлеге чорда аңа эшсез буларак 5043,34 сум пособие түләнә. Әлеге акчаларны ул үз кирәгенә туздыра. 
Китерелгән зыян  гаепләнүчедән түләтелде. Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныды, кылганына үкенүен әйтте. Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эшләр җәзасы билгеләде.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән. 
Луиза Хәйруллина, 
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев