Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар авылы бәйрәмендә хатын кызлар да көрәште

​​​​​​​ Үткән шимбәләрнең берсендә Кече Чирмешән елгасы буенда алпарлылар авыл көнен бәйрәм иттеләр.

  Һәр елдагыча, бәйрәмне уздыруда читтә яшәүче авылдашлары зур матди ярдәм күрсәтте. Авыл өчен янып-көеп йөрүче Рәфкать Сәмигуллин исә бу күркәм бәйрәмне башлап йөрүче һәм оештыручыларның берсе булды.

 

 

 Авыл көнен ачып, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов аны “хезмәт бәйрәме” дип атады, табигатьнең ямьле почмагында узучы бу тантанада һәркемнең рәхәтләнеп ял итүен, уен-ярыш­ларда актив катна­шуын теләде.

 

 

Казаннан махсус чакырылган арти­стлар Рузил Вәлиев һәм Айгөл Рәхимова җырлары, мәзәкләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Рузил ярышларны да алып барды. Аның күңелле юмор белән сугары­лган комментарий­лары, уен-көлкеле сүзләре беркемне дә битараф калдырма­гандыр. Мәйданда халык Сабантуйлар­да оештырыла торган уен-бәйгеләрдә – йо­мырка салынган ка­шык кабып йөгерүдә, капчык киеп, су белән тулы чиләкләр күтәреп узышуда, таздагы ка­тыктан тәңкә эзләүдә, чүлмәк ватуда ялын­дырмый катнашты.

 

Атлар чабышы бәйрәмнең олы бер бизәге булды. Катна­шучылар күп түгел иде түгелен, әмма алар халыкка мавыктыр­гыч тамаша ясадылар. Көндәшләрен шактый артта калдырып, бе­ренче булып финишка ике яшьлек Кавалер­да Олег Синкин кил­де. Ул фермер Марат Гобәйдуллин атында узышты. Икенче урын­да – Түбән Әлкидән Мозаффар Ишмура­тов, өченче – Аксубай районыннан Марат Га­фиятов.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Мәйдан уртасы­на урнаштырылган колга башындагы читлектән әтәчне кем азат итәр? Элекке авыл бәйрәмнәреннән аермалы буларак, бу юлы биек баганага үрмәләү остасы бик тиз ачыкланды. Әлеге җитез егет Алпардан Илнар Сәйфуллин бу­лып чыкты. Аңардан соң колгага үрмәләп менәргә тырышучы­лар булса да, максатла­рына ирешә алмады­лар.

Милли көрәштән башка нинди бәйрәм инде?! Татарча көрәш авыл җирендә спортның иң попу­ляр төре булып кала. Гадәттәгечә, ярыш­ны үсмерләр башлап җибәрде. Алар ара­сында үз авырлык категорияләрендә Да­нил Демидов (Алпар), Радмир Шәйхетдинов (Карга), Рәзил Аб­дуллин (Ташбилге), Илзат Әхмәров (Та­тар Мулла), Альмир Гайфуллин, Артур Әхмәтҗанов (ике­се дә Каргадан), Да­нил Зәйнуллин, Ил­нар Демидов, Риназ Мәхмүтов (барысы да Алпардан) батыр кал­дылар.

Ир-атлар арасында 75 килограммга кадәр авырлыкта Базарлы Матактан Рамис Мин­дубаев җиңү яулады. Икенче урында – Та­тар Мулла авылыннан Рәсим Әхмәров, өченче – Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин.

Көч-егәрдә сы­нашырга мәйданга хатын-кызлар да чыкты. Хәер, Алпар авылы бәйрәмендә гүзәл затларның бе­ренче көрәшүе түгел. Келәмгә хатын-кыз­лар чыга дигәч, бәйрәмне алып бару­чы Рузил Вәлиев бик гаҗәпләнде.

85 килограмм­нан югарырак авыр­лык категориясендә Гөлнара Хәмидуллина (Базарлы Матак) җиңү яулады. Юга­ры Әлкидән Фәния Минһаҗева – икенче, Рәзинә Кәлимуллина (Базарлы Матак) өченче булдылар.

Ниһаять, ир- егетләр арасында аб­солют батырны ачы­клар вакыт җитте. Монда Базарлы Матак­тан Алмаз Хәмидуллин җиңүче булды. Ул үзенең көндәшләрен очколар буенча отты.

Алмаз Хәмидуллин иңнәренә тәкә салып мәйдан әйләнгәндә халык гөрләтеп кул чапты. Тәкәдән тыш, аңа суыткыч та бүләк иттеләр. Ярышларда җиңү яулаучыларның һәркайсы Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев