Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Апак авылында тавыш бирү зур активлык белән бара

762 нче Апак сайлау участогында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүчеләр исемлегенә 237 кеше кертелгән. Бүген, 1 июльдә, көн уртасына аларның 227се, ягъни 96 проценты үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән инде.

- Участогыбыз барлык саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Битлекләр, перчаткалар, авторучкалар, саклану киемнәре җитәрлек күләмдә кайтты. Тавыш бирү барышында барлык саклык чаралары күрелә. Халык моның зарурлыгын аңлап эш итә. Кешеләр тавыш бирергә актив киләләр,- ди участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гөлсинә Кәлимуллина.

81 кеше өйдән торып тавыш бирергә теләк белдергән. Болар барысы да 65 яшьтән узган өлкәннәр. Гөлсинә Кәлимуллина әйтүенчә, өйдә тавыш бирүне оештырганда комиссия әгъзалары шулай ук барлык шартларны үтәгәннәр, тавыш бирүчеләр белән контактка кермәгәннәр. Һәр өйгә барганда чиста саклану костюмнары киелгән.

Авылның иң өлкән кешесе – 92 яшьлек тыл хезмәтчәне Елена Бизяева да өендә тавыш биргән. Елена Петровна – авылның абруйлы, ихтирамлы кешесе, гомерлек укытучы.

- Мин Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән таныштым һәм нигездә аларны хуплыйм. Халыкның сәламәтлеген кайгырту, пенсияләрне индексацияләү, мәдәниятне саклау турындагы үзгәрешләр бигрәк тә урынлы һәм вакытлы дип саныйм. Илебездә һәрчак иминлек һәм халыклар дуслыгы хөкем сөрсен иде. Безнең Апак җирлегендә рус, татар, чуаш милләтләре гомергә туганнарча тату яши. Мондый бердәмлек – Россиянең бөтенлеге һәм уңышлы үсешенең нигезе, - ди тыл хезмәтчәне Елена Бизяева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев