Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы автоинспекторлары көчәйтелгән эш режимына күчте

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, шул исәптән район ЮХИДИ бүлекчәсе дә көчәйтелгән эш режимына күчте.

Бу юл-транспорт вакыйгаларының, анда үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр санының арта баруы белән бәйле. Сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кешенең гомере өзелгән. Аварияләрнең төп төрләре – җәяүлеләрне таптату (аеруча тәүлекнең караңгы вакытында), юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм машинаның әйләнеп каплануы.

Аварияләрне кисәтү максатында юлларда постлар көчәйтелә, кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча өстәмә рәвештә рейдлар үткәрелә. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү, “права” булмаган килеш руль артына утыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу, хәвефсезлек каешын файдаланмау кебек  юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгаручы бозуларны булдырмауга аеруча зур әһәмият биреләчәк. Яктылык кайтаргыч элементлар файдалануны популярлаштыруга юнәлтелгән өстәмә профилактика чаралары да үткәреләчәк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, сентябрьдә районда ике авария булган. Аларда ике кеше зыян күргән. 29 сентябрьдә үткәрелгән рейд вакытында автоинспекторлар бер исерек йөртүчене тоткарлаган. Аңа карата материаллар судка юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев